Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әсәрләрендә чын тормыш

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әдәбият сөючеләрне төрледән-төрле тирән эчтәлекле кичәләр белән куандырып тора. Шөкер, барып тотынырга, матур чара герое булырлык кешеләребез дә бар.

Танылган язучы, журналист, Татар­станның  атказанган мәдәният  хез­мәткәре, “Бәллүр каләм” бүләге иясе Гөл­синә Галимуллинаның иҗатына багышланган “Әсәрләрдә чын тормыш” дип исемләнгән иҗат кичәсе дә шуңа бер дәлил.  Дөрес, Гөлсинә үзенә   язучы дип әйткәнне бик яратып  бетерми. “Моның  өчен  Гомәр Бәшировның  “Намус”  романы  югарылыгындагы әсәрләр иҗат итәргә кирәк” дип  республика  журналистларына интервьюлар  да бирә. Әмма ун  ел эчендә   чират торып укыла торган 14  китап  авторы булуы белән  ул күпләрнең  борынына  чиертте.  Үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, билгеле бер югарылыкка күтәрелеп, шул биеклектә горур калып, кешеләргә яхшылык бүләк итүче мөхтәрәм зат булып танылды. Моның өчен  нинди алтын сыйфатларга ия булырга  кирәк икәнен дә белде кичәдә катнашучылар. Чараны  алып баручы үзәк  китапханә  директоры  Ләйсән  Билалова  сөйләшүне нәкъ шушы темага борды да. Үзләренә  сүз бирелгәч, балалары, килен-кияүләре,  якыннары Гөлсинәдән  алган  күркәм  сыйфатларны  пафос белән санап  чыктылар. “Мин әнинең  бер  сыйфатын күңелемә аеруча сеңдердем дип  саныйм. Ул – һәр  кешедән яхшылык  эзләү. Әгәр таба  аласың икән,   ул сиңа   шулкадәр  якын, ягымлы кешегә  әверелә”,– диде  кы­зы  Айгөл. “Әни бик  ярдәмчел.  Берәр  кеше булышуын сораса, шунда ук дусларына шалтыратып эшне хәл итү турында кайгырта. Бик  игътибарлы,  кешенең  кәефен йөзенә бер  карауда күрә белә”, – дип дәвам итте килене Эльвира. Энеләренең тормыш иптәшләре дә Гөлсинәнең үзләренә үрнәк иткән  сый­фатлары турында  сөйләделәр. “Төп  йорт­ның  килене буларак, Эзмәгә кайтуларын  сагынып көтеп алабыз. Акыллы  киңәшләрен һәрвакыт тыңлап  яшим”,–диде төп нигезнең җылысын саклаучы Нәфисә Җиһаншина.

Гөлсинә Галимуллина  40 елга якын гомерне газета чыгаруга багышлаган,  сайлаган һөнәренә тугры  калган,  армый-талмый район халкына  хез­мәт иткән  журналист. Хәзер дә ул редакциягә  килеп керсә, бөтен коллектив  урыныннан  куба.  Юкка гына шәкерте Илмира Галимуллина да кичәдә аның белән  газета  чыгаруда узган 15 ел гомерен хезмәт биографиясенең иң күңелле, матур чоры буларак искә алмады. Гөлсинәнең журналистикадан  иҗатка кереп  китүен коллектив  өчен  зур горурлык  булуын әйтте. Ул газетага үткен мәкаләләр   язып  кына  калмады, алдагы иҗаты өчен бай тормыш материалы да туплады. Әсәрләрендә – хезмәт юлында үзе тапкан һәм китапларындагы әдәби  сюжетка кергән гыйбрәтле  яз­мышлар, геройлары – авырлыклардан югалып калмаучы, кыю характерлы кешеләр. Әсәрләрендәге төп геройлар тормышның үзеннән алынган. “Реаль тормышта булмаган кеше турында китап язу кирәк дип тә уйламыйм. Ул бит инде әкият... Мин көчле холыклы хатын-кызның ничек итеп акылын тәрбияләп, тормышта уңышка ирешүе турында язам”, – дип үзенең иҗат кредосын билгели  ул. Шуңа да иҗат кичәсе дә аның әсәрләрендәге геройларның прототиплары катнашуы белән үзенчәлекле булды.  Алар  үзләрен китапханә хез­мәт­кәрләре “Мәңгелек ярату” (Ранил Гыйлванов), “Кояшлы дала  кызы” (Сания), “Кайнар диңгез юлы”, “Тау җылысы” (Дания), “Җиләкле тау сере”, ”Ак бураннар  аша”, “Мәхәббәт аланы” дигән һәм башка әсәрләреннән өзекләр  укыганда таныдылар һәм  ничек китап персо­нажлары булып   китүләре турында   сөй­­ләделәр.  “Прототипларның  үзләре бе­лән аралашу бик  кызыклы, ул кеше ни­чегрәк икән бу тормышта,  арттырып сөйләмәдеме, дип уйлыйсың һәм аның белән танышкач һәр  сүзе  дөреслеккә туры   килгәнен  аңлыйсың”, – дип образ­лар темасын  йомгаклады Ләйсән Билалова.

Гөлсинә үзенең чыгышында  остазлары – “Әгәр дә  чын  журналист булырга теләсәң,  кешеләрне  үзеңә артык якын  да  китермә,  ерак та җибәрмә” дип  киңәшләр биргән  Илфир абый  Са­лаватуллинга, каләм  чарларга, стилис­тикага  өйрәткән Тәлгат Самат  улына чиксез рәхмәтле булуын белдерде.  Са­гыну-юксыну билгесе итеп Илфир Хә­лим  улының  кызы  Илмирага, Тәлгат Нәҗ­миевның тормыш иптәше  Лемара ханымга истәлек бүләге тапшырды. 

Кичә Гөлсинә Галимуллинаның юбилее уңаеннан уздырылган "Әсәрләрдә чын тормыш" әдәби марафонында кат­­­­нашучыларга Дипломнар тапшыру  белән дәвам итте. Чара район, рес­пуб­лика чикләрен узып, бөтенроссия ма­рафонына әверелгән. Сабалылар бу юлы да иң активлары булган. Гөл­си­нәнең якташлары – Эзмә, Иләбәр авыл­ларыннан 56 кеше катнашкан.

Иҗат кичәсеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев