Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Балачак” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар түземсезлек белән җылы яклардан кошлар кайтуын көтә [+фото]

Безнең "Балачак" балалар бакчасы Байлар Сабасының иң гүзәл урынында - зифа буйлы каеннар, юкәләр, миләш агачлары арасында урнашкан. Бакчабыз кышын ап-акка, җәен ямь-яшелгә, көзен алтынга күмелеп утыра.

Ә язны без җылы яктан кайтучы кошларны көтәбез. Аңа зәерлек бик җитди: җимлекләр куябыз һәм инде әлбәттә кош оялары хәстәрлибез. Бу яхшы акциягә хөрмәтле әти-әниләребез бик актив килеп быел да яңа 25 ләп оя алып килделәр.

Ак буяулы бер оя бар

Бакчада зур агачта,

Очып килә шул ояга

Сыерчык яз булгач та,- дип без акциябезне дәвам итеп сыерчык ояларын бакчабыз биләмәсендәге агачларга элергэ ашыктык. Бу зур чарада катнашкан һәр гаиләгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Табигать - анабызны бергәләп саклыйк һәм яратып, куанып яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев