“Балалар үз илләрен ясый” республика  рәсем конкурсының район этабы старт алды
Кичә, бүген, иртәгә

“Балалар үз илләрен ясый” республика рәсем конкурсының район этабы старт алды

Быел конкурс Экология һәм иҗтимагый тирәлекләр елы идеяләрен популярлаштыруга, әйләнә-тирә мохитне саклауга, Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына һәм юлларда иминлек мәсьә­ләләренә багышлана.

Әлеге конкурста район­ның гомумбелем бирү мәктәпләренең 1-4 нче сыйныфларында укучылар, шулай ук 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге сәнгать мәктәбе укучылары катнаша ала. Эшләр "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчесендә А-3 һәм А-4 форматларында 29 апрельгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы рәсемнәр 2-13 майда сайлап алынып конкурсның республика этабына җибәреләчәк.


Нет комментариев