Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балаларга сыерчык оясы ясау серләрен ачтылар [+фото]

"Бәләкәч" балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. "Кошларга булышыйк" акциясенә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләре зур җаваплылык белән карады.

"Алтын куллы" әтиебез Фәнил Ганиев балаларга сыерчык оясы ясау серләрен ачты. Ул балаларны кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирде һәм алар өчен җырчы кошлар турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде. Балалар сыерчык оясы ясауның һәр адымын җентекләп күзәттеләр һәм үзләре дә бу эштә теләп катнаштылар. Әлеге очрашу балалар өчен күп белем һәм хезмәт тәрбиясе бирде. Кошкайларыбыз өчен ясалган матур-матур ояларны зур горурлану һәм шатлык хисләре белән бакчабыздан ерак булмаган каенлыкка элеп кайттык.

Айсинә Сөнгатуллина,

тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев