Чабаксарда бер ана үзенең өч баласы белән янып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Чуваш Республикасы буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Чабаксарда ялкын камап алган йортны сүндергән вакытта коткаручылар дүрт кешенең үле гәүдәсенә юлыккан.
Фаҗига бүген иртәнге 3.30 сәгатьтә булган. Чабаксар шәһәренең Чапаев урамындагы бер катлы шәхси агач йортта янгын чыккан. Аны сүндергән вакытта 37 яшьлек хатын-кыз һәм аның дүрт, алты, уналты яшьлек кызларының үле гәүдәләренә тап булганнар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар ис тиеп үлгән.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/27/141406/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев