Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чакырган юл якын дус кебек [+фоторепортаж]

Октябрьнең соңгы як­шәм­­бесендә автотранспорт хезмәткәрләре һө­­­нәри бәйрәмнәрен бил­­ге­ләп үтә. Соңгы елларда районыбызның бу тармагы җаваплылыгы чик­ләнгән "Рамазан", "Яшен" җәм­гы­ятьләре эш­чән­легендә тулы­рак гәүдәләнә. Транспорт ху­җалыгында күп үзгәрешләр булды: социаль өлкәне 100дән артык кешене үзенә туплаган шушы коллективлардан башка күз алдына да китерә алмыйсың хәзер. Оештырылганына 1 гыйнварда 10 ел булачак "Яшен"...

Октябрьнең соңгы як­шәм­­бесендә автотранспорт хезмәткәрләре һө­­­нәри бәйрәмнәрен бил­­ге­ләп үтә.

Соңгы елларда районыбызның бу тармагы җаваплылыгы чик­ләнгән "Рамазан", "Яшен" җәм­гы­ятьләре эш­чән­легендә тулы­рак гәүдәләнә. Транспорт ху­җалыгында күп үзгәрешләр булды: социаль өлкәне 100дән артык кешене үзенә туплаган шушы коллективлардан башка күз алдына да китерә алмыйсың хәзер. Оештырылганына 1 гыйнварда 10 ел булачак "Яшен" җәмгыятенә машина мәсьәләсендә мөрәҗәгать итү­челәрнең бетеп торганы юк. Пар­кында күпчелекне мәк­тәп автобуслары тәшкил ит­кән оешманың төп миссиясе - балаларны исән-имин дәрес­ләргә, ярышларга, төр­ле секцияләргә, кү­не­гүләргә йөртү. Бу вазифа тәҗрибәле шоферларга гы­на тапшырыла. Шуларның бер­се - хәзерге вакытта балаларны теннис түгәрәгенә, бассейнга йөртүче Фәрхулла Гыйльмиевның шоферлык стажы 46 ел икән. Коллективта аңа үз итеп "бабай" дип кенә эндәшәләр. Моңа исе дә китми, үзен бик тыныч тота. "Безгә кызу канлылык ярамый да. Техникаң сәгать кебек эшләсә, күңел тыныч була. Юлга чыгар алдыннан автобусны һәрвакыт бер кат җентекләп тикшерәм. Бу минем канга сеңгән. Без бит ничә бала өчен җаваплы. Хәзер юллар яхшы булса да, кызулана башласаң, "Глонас" тизлекне киметергә куша. Кагыйдәне беркемнең дә бозганы юк бездә, - диде ул бакча балаларын бассейнга илтергә юллама алганда.

Гомумән, эшнең сәгать механизмы кебек көйле ритмда оештырылуын күрәсең килсә, иртәнге сәгать 7дә "Яшен"гә кил. Автобусларын төп базада калдыручылар үзләренә билгеләнгән маршрут буенча рейска кузгала. Көн саен 22 мәктәпкә, 47 балалар бакчасына, спорт, мәдәният учреждениеләренә хезмәт күрсә­телә. Моннан тыш автобус, башка төр техникага даими ихтыяҗ килеп чыга торган юридик хатлар исемлегендә 40ка якын оешма да бар. Шәхси затларның, күрше районнардан килүчеләрнең заявкалары тоткарсыз кабул ителә. Шулар нигезендә транспорт йөртүчеләрне хәерле юлга озатып, агымдагы елның 9 аенда 42,856 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән. Ә иминлек мәсьәләсендә җавабы гадәттә өстәлгә бармак белән "тфү-тфү" дия-дия шакылдатып бирелергә тиешле сорауны кузгатасы да килми. Күз тияр дип куркам. Техника куркынычсызлыгына карашның зур булуын һәр төр автотранспортка куелган навигация, видеотеркәү җайланмалары, тахографлар ачык күрсәтә.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев