Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өчнарат авылы халкы: "Нәүрүз бәйрәмен зурлап уздырган Дамир Абдуллин гаиләсенә зур рәхмәт!"

Өчнарат авылында яшәүче Дамир Абдуллинга чын күңелдән мактау сүзләребезне җиткерәсебез килә. Ул авылдашлары өчен төрле чаралар оештыра. Нәүрүз бәйрәмен дө зурлап уздырды.

Балаларга төрле уеннарны апасы Фидания оештырды. Бер генә бала да читтә калмады, һәр сабый бүләк алды. Борынгы йолалар да искә алынды. Зур казанда пылау пешерделәр, шашлык кыздырдылар. Өч самоварда гөрләтеп чәй кайнаттылар. Уеннар тәмамлангач, барлык кеше пылау, шашлык белән сыйландык, кайнар чәй эчтек. Пылауны өйдәгеләргә дә биреп җибәрделәр.

Дамир гаиләсе авылдашларыбызга да үрнәк. Тормыш иптәше Эльвира белән өч ул үстерәләр. Олысы армиядә хезмәт итә. Абдуллиннар гаиләсенең гел шулай авылдашлары өчен күңелле бәйрәмнәр оештыруда өлеш кертеп, муллыкта, иминлектә яшәүләрен телибез.

Наилә Кәбирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев