Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Данир белән Миләүшә малай артыннан баралармы?

Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның ике кызыннан соң улы туу күпләрне өченчегә дәртләндереп җибәрде. Әнә Данир Сабиров та шул хакта сөйли башлаган.

     Әле артист концертлар сезонын ачып җибәрде. Шунда болай дигән: «Язылучыларым, тамашачым миңа һәрвакыт: «Малай кирәк сезгә!» — дип яза. Кайдан яралган стереотиптыр инде ул?! Югыйсә, ике кызым үсеп килә бит инде, ник обязательно малай кирәктер ул?! Хәзер хатынны яратасы килгәндә дә, ул, мәсәлән, кәефсез икән: «Тамашачы сорый бит!» — дип әйтәм. Аннары уйга баттым. Ир-ат бит инде тормышында өч эшне башкарырга тиеш: агач утыртырга, йорт салырга һәм ул үстерергә. Агачын утырттым дип әйтә алмыйм, утырттырдым. Йортын да, концертларда эшләп, акча җыеп, кешедән салдырдым. Мин әйтәм, бәлки малайны да, кемнедер чакыртып…» Зал егылып көлгән ди.

      Өченче бала турында Данир бервакыт болай дигән иде: «Без Миләүшә белән бик яшьли өйләндек. Миләүшәгә бөтенләй 18 генә иде. Бер елдан балабыз туды. Аннары — икенчесе. Аларны үстергәндә үзебез дә бит сабый булганбыз. Шуңа Миләүшәнең хәзер 18-25 яшьләренә кире кайтып, мәшәкатьсез тормышта яшәп аласы килә. Киләчәктә безне ни көтәсен Аллаһы үзе генә белә. Әмма мин өченче балага бик шат булачакмын: малаймы ул, кызмы…»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев