Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дима Билан Питрәчтә бабасының йортын торгызырга җыена

Җырчы Дима Билан Питрәч авылында бабасының йортын сатып алып, аны торгызырга җыенган. Ләкин әле уйга калган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә артистның күршесе Любовь Маркова сөйләгән.

“Дима уйга калды әле… Мин аңа, Дима, сиңа монда тынгылык бирмәячәкләр бит, дигән идем. Ә ул, әйе, гаиләмне тынычлыкта калдырасы иде шул, дип куйды”, – дигән Маркова.

Билан 9 ноябрь көнне туган авылында булып киткән икән. Ә 10ында Казанда узган концертында тамашачыларга Питрәчтә булуы турында сөйләгән.

“Дима йорт сатып алырга җыена, әмма аңа тынычлык кирәк. Мин аны, биредә сиңа тынычлык булмаячак, дип кисәттем. Һәр көн саен журналистлар килеп аптыратып бетерәчәкләр, дидем… Дима әлегә уйда. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул йортның видеосын урнаштырган. Андагы күзлекле ханым – туганнан туган апасы Наташа. Туганнары бик тыйнак, шәхси тормышлары турында бик сөйлиселәре килми”. – дип аңлаткан җырчының күршесе.

“Дима Билан бабасының йорты, ишегалдында үсеп утыручы шомырт һәм карлыган, шул тирәдән челтерәп агучы Мишә елгасы һәм үзенең балачагы турында сөйләгән видеороликны алдагы көнне сәхифәсенә урнаштырган икән.

“Питрәчкә, балачагымның бер өлеше хатирәләрен саклаучы бабам йортында булдым. Таныш кешеләрне күрүемә бик сөендем!” – дип язып куйган видеопосты астына 40 яшьлек җырчы.

“Бу йорт миңа галәмәт зур булып тоела иде. Биредә бик күп карлыган куаклары үсә иде. Бер почмакта – мичкә. Җәен суы җылына, шунда коенабыз. Кыслага охшаш ниндидер “җанварлар” белән… Әмма моңа исебез дә китми иде”, –дигән Билан.

Бабасы Диманың бала чагында ук вафат булган икән.

“Бабамның исеме дә Дима иде. Аны Митя дип йөрттеләр, – дип хатирәләре белән уртаклашкан җырчы. – Алдына менеп утырырга ярата идем. Бабайның медальләрен урам буйлап тагып йөргәнемне хәтерлим. Хәрбиләр кебек! Бабаем каһарман иде бит!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев