Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эт-песигә дә операция ясыйлар

Котыру авыруы - кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап үлем­гә дучар итүче йогышлы авыру.

Котыру авырулы хайванның үз-үзен тотышы, табигый сыйфатлары үзгәрә: төлкеләр курыкмый көпә-көндез авылларга, фермаларга, ишегалларына киләләр, этләр белән сугышалар. Моңа охшаш хәлләр районның кайбер авылларында да еш күзәтелә. Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айзат Шәйхуллин әйтүенчә, быел районда котыру авыруына бәйле 2 очрак теркәлгән инде. Авыру билгеләре булган төлкеләр Сатыш һәм Курсабаш авылларында шәхси хуҗалыкка үтеп кергәннәр.

Узган ел районда котыру авыруы белән шикле 89 очрак теркәлеп, аның 69ында авыру билгеләре ачыкланган.
-Кыргый этләр, урамдагы иясез песиләр әллә каян килеп чыкмый, алар - шәхси хуҗалыктан куып чыгарылган хайваннар. Котыру авыруына каршы иң беренче профилактик чара - хайваннарга вакцина ясау. Бу эш буенча даими эш алып барабыз. Узган ел барлыгы 45 мең баштан артык мал-туар вакциналаштырылды. Сыер, сарык, кәҗә малыннан тыш, эт һәм песиләргә дә вакцина ясарга мәҗбүрбез. Чөнки алар күбрәк иректә йөри. Эт-песиләргә вакцина ясаганда каршылыклар да булмый калмый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев