Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эзмә урта мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар уздырылды [+фото]

"Салават күпере" группасы эзтабарлары (3Б сыйныфы) әбиләрен мәктәпкә кунакка чакырып "Әбекәй - алтыным, минем иң якыным" дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.

Укучылар әбиләренә матур җырлар, биюләр, шигырьләрдән торган концерт күрсәттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен һәрбер укучы әбиләренә булган иң җылы сүзләрен әйтеп тапшырдылар. Бәйрәмдә "Әби - онык" бәйгесендә дә һәркем бик теләп катнашты. Бәйрәмнең өченче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Ахырдан истәлек фотоларына төштеләр. Әлеге бәйрәмнән укучылар, бигрәк тә әбиләр зур канәгатьләнү хисе кичерделәр. Әбиләр үз оныкларының шундый матур, якты, җылы, бөтен шартлар тудырылган мәктәптә белем һәм тәрбия алулары өчен чиксез шатлануларын белдерделәр. Оныкларына, укытучыларына изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев