Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Хәзер фатир милекчеләре күршеләре урлаган энергоресурслар яисә торбалар тишелү нә­тиҗәсендә аккан су өчен түләмәячәкләр"

Агымдагы елдан гыйнвардан Россия Торак кодексына кайбер төзәтмәләр үз көченә керде. Әлеге үзгәрешләр район халкының 25 процентка якынын тәшкил иткән торак милекчеләренә дә кагыла, шуның нигезендә күпфатирлы йортның гомуми милкен электр һәм су белән тәэмин итү кебек төшенчәләр көндәлек куллануга керә. Алар хакында "Бердәм исәп-хисап үзәге" директоры Айдар Шәйхетдинов белән...

Агымдагы елдан гыйнвардан Россия Торак кодексына кайбер төзәтмәләр үз көченә керде. Әлеге үзгәрешләр район халкының 25 процентка якынын тәшкил иткән торак милекчеләренә дә кагыла, шуның нигезендә күпфатирлы йортның гомуми милкен электр һәм су белән тәэмин итү кебек төшенчәләр көндәлек куллануга керә. Алар хакында "Бердәм исәп-хисап үзәге" директоры Айдар Шәйхетдинов белән сөйләштек.

-Айдар Зөфәрович, гомуми йорт ихтыяҗларына (ОДН) алмашка килгән яңа төшенчәнең аермасы нәрсәдә?

-Агымдагы елның 1 гыйнварыннан ОДН коммуналь хезмәтләрдән торак хезмәтләре категориясенә "күчте", чыгымнарның күләме норматив белән билге­ләнәчәк. Яңа схеманы кертеп, закон чыгаручы­лар кешеләр мән­фәгатьләрен кайгыртып эш итә. Хәзер фатир милекчеләре күршеләре урлаган энергоресурслар яисә торбалар тишелү нә­тиҗәсендә аккан су өчен түләмәячәкләр. Ә ида­рәче оешмалар го­мум­йорт милкен тәр­типтә тотуны кайгыртачак.

- Счет-квитанцияләрдә яңа хезмәтләр ничек күрсәтелгән?

- Мисал өчен, әгәр элегрәк электр уты өчен ОДН абонентларга "Татэнергосбыт" квитанцияләрендә килсә, 1 гыйнвардан исә әлеге предприятие квитанцияләрендә бары тик электр уты өчен фатирдагы хисап җайланмалары күрсәткечләре буенча исәпләгән түләүләр генә булачак. Әмма кулланучының ОДН буенча бурычлары калган булса, алар түләнеп беткәнче квитанцияләрдә кабатланып барачак. Торак хезмәтләре өчен яңа түләүләр Бердәм исәп-хисап үзәге квитанцияләрендә чагылыш табачак.

- Күпфатирлы йортның гомуми милкен электр уты белән тәэмин итү өчен түләүләрне мөстәкыйль исәпләп чыгарырга буламы?

- Мөмкин эш. Бер күпфатирлы йорт буенча исәп-хисап мисалында карыйк. Тарифлар буенча республика дәүләт комитеты тарафыннан электр белән тәэмин итүгә расланган нормативлар түбәндәгечә: домофон булмаган йортта -0,822, домофонлысында - 0,992. Әлеге берәмлекне күпфатирлы йортның гомуми куллану урыннары - баскыч мәйданчыклары, тамбурлар һәм йортның техник паспортында билгеләнгән башка урыннар мәйданына тапкырлыйбыз һәм килеп чыккан сумманы бер киловатт өчен электр энергиясе тарифы - 3,43 сумга тапкырлыйбыз. Әлеге сумманы барлык фатирлар мәйданына бүләргә кирәк, шул рәвешле 1 квадрат метр өчен тариф килеп чыга. Бу тариф фатир мәйданына тапкырлана.

- Кемнеңдер түләүләре күбрәк, икенче берәүләрнең азрак булып чыгамы?

- Әйе, фатирның мәйданы зуррак булган саен, күпфатирлы йортның гомуми милкен электр һәм су белән тәэмин итү өчен түләүләр дә югарырак булачак. Күпфатирлы йортның гомуми милкен салкын су белән тәэмин итү буенча исәп-хисап та шулай ук ясала. Бер айга норматив күпфатирлы йортның гомуми милкенең 1 квадрат метрына 0,03 кубометр су тәшкил итә. Суга тариф - 25 сум 77 тиен.

Әлеге хезмәтләр суб­­си­дияләнә. Моның өчен социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әмма үзгәрешләр дә бар. Әгәр кулланучының бер айлык кына бурычы булса да, субсидияләү туктатылачак. Субсидияләрне яңадан кайтару өчен, документларны кабат җыярга туры киләчәк. Элегрәк ике ай дәвамында түләмәгәндә дә субсидия бирелә иде.

- Бу яңалыклардан кала счет-квитанцияләрдә тагын нинди үзгәрешләр бар?

- Капиталь ремонт өчен түләүләр 85 тиенгә артты, хәзер ул фатирның бер квадрат метрына 5 сум 85 тиен тәшкил итә. Гомумйорт электр челтәрләрен карап тору 10 тиенгә артты. Моннан тыш 1 июльдән күпфатирлы йортның гомуми милкенә канализация хезмәтләре кертеләчәк.

Әңгәмәдәш - Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев