Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җиңү язы килде әйләнеп [+фоторепортаж]

Илебез Җиңүнең 71 еллыгын каршылады. Шул уңайдан бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү, аларның тиңдәшсез батырлыгына дан җырлау, бүгенге тыныч күгебез өчен ихтирам хисләребезне ирештерү максатыннан күп төрле чаралар узды.

6 май көнне бертөркем тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары өчен Казан шәһәренә сәфәр оештырылып, өлкәннәребез Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театрында "Алтын көз" спектаклен тамаша кылдылар. Дәһшәтле елларны узган өлкәннәребез бу көнне яңадан бер кат күңел яраларын яңартып, хатирәләр белән уртаклаштылар, михнәтле елларны хәтердән кичерделәр.

"Онытыла торган михнәтләр түгел. Әти сугышка киткәндә миңа 11 яшь иде. Шул китүдән әти әйләнеп кайтмады. 14 яшемдә Тәкәнеш районына урман кисәргә җибәрделәр. Кыш көне урман кисәбез дә, яз җиткәч шуны станциягә ташып, вагонга төйибез. Сугыш туктаган дигән хәбәрне дә Иштуган станциясендә ишеттек. Бик күпне күрдек. Без, өлкәннәрне шулай хөрмәтләп, Казанга сәфәр оештырулары өчен җитәкчеләргә, Һәммәбезне барлап йөртеп, юл мәшәкатьләренә җаваплы булган ветераннар советы рәисе Расих Сабировка рәхмәтебез зур", - ди Сатыш авылында яшәүче Нәкыя Мусина. Тарих ерагайган саен бу дәһшәтләрне кичкән ветераннарыбыз да сирәгәя бара. Игелекнең иртә -киче юк, диләр. Зурлыйк, кадерлик, хөрмәтлик без аларны!

Фәридә Вилданова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев