Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшь Гвардия Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе

2022 нче елның 10 нчы октябрендә «Маяковский» иҗади киңлек мәйданчыгында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең гамәлдәге киңәшмәсе узды, анда III квартал эшчәнлегенә йомгак ясалды, IV кварталга планнар әйтелде.

Шулай ук, III квартал өчен иң яхшы җирле бүлекләр дә бүләкләнде. Иң актив 10 җирле бүлекчәгә Яшь Гвардия атрибутикасы, рәхмәт хатлары тапшырылды. Яшь Гвардиянең Саба җирле бүлеге 2022 нче елның III кварталында республиканың җирле бүлекләре арасында иң активы булды.

         Активистларны котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев