Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Интернет-кибеттән ничек алданмаска?

Соңгы вакытта интернет-кибетләр киң колач алды. Бер караганда күңелеңә ошаган, кирәкле товарны алу өчен бик уңайлы. Заказ бирүгә почта аша кирәкле товар килеп тә җитә. Шул ук вакытта заманча кибетләрдән алдану очраклары да юк түгел. "Роспотребнадзор"ның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллина бу очракта алданмаска киңәшләр бирә. -Соңгы вакытта...

Соңгы вакытта интернет-кибетләр киң колач алды. Бер караганда күңелеңә ошаган, кирәкле товарны алу өчен бик уңайлы. Заказ бирүгә почта аша кирәкле товар килеп тә җитә. Шул ук вакытта заманча кибетләрдән алдану очраклары да юк түгел. "Роспотребнадзор"ның Саба территориаль бүлеге баш белгече Фидания Шәйдуллина бу очракта алданмаска киңәшләр бирә.

-Соңгы вакытта интернет-кибетләрдән файдаланучылар саны көннән-көн арта. Аның өстенлекләре бармы?

-Интернет-кибеттән файдалану бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган. Беренчедән, кирәкле товарны эзләп кибетләр буенча чабасы юк, сайтка гына керәсе дә заказ бирәсе, бу вакытны янга калдыра. Икенчедән, хезмәт күрсәтү сыйфаты ягыннан да интернет кибетләр башкаларыннан калышмый. Товар өчен төрле юллар белән түләргә була, товарны тиз китерәләр. Өстәвенә, интернет кибетләр сатып алучыларны җәлеп итү максатыннан товарларны бушка китерү, киемнәрне киеп карау, курьер алып килгән барлык товарларны карау, кирәклесен генә сайлап алу мөмкинлеген дә тәкъдим итәләр.

- Кулланучы интернет кибеттән товар сатып алганда иң беренче нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

- Быел Кулланучылар хокукларын яклау көне дә "Потребительские права в цифровую эпоху» девизы астында үтә. Иң элек интернет-кибетнең сайтында урнаштырылган мәгълүмат белән танышырга кирәк. Оешманың тулы исеме, шәхси эшмәкәр булса аның исем-фамилиясе, оешманың тулы адресы, дәүләт регистрация номеры (ОГРН) күрсәтелгән булырга тиеш. Әгәр техник яктан катлаулы товар сата икән, товар турында да мәгълүмат булуы шарт.

-Сатып алу-сату турындагы килешү ничек төзелә?

-Тәкъдим ителган шартларда килешү төзү сайтта урнаштырылган заказ формасын тутыру, телефоннан хәбәрләшү формасында булырга мөмкин. Заказ кабул ителгәннән соң, сатучының килешү шартларын үзгәртергә, товарның бәясен арттырырга хокукы юк.

-Товар ошамаса, сатып алучы нишли ала?

-Товар сыйфатлы булса да, булмаса да 14 көн эчендә товарны кире кайтарырга мөмкин. Интернет кибетләрнең дә төрлесе бар, билгеле. Кайчагында товар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми, ә сатып алучының товарны аласы көненә кадәр тотып карау, якыннан күрү мөмкинлеге юк. Мондый очракта Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукы турындагы закон»ның 26.1 (п.4)нче маддәсе ярдәмгә килә. Әлеге маддә нигезендә сатып алучы товар тапшырылганга кадәр теләсә кайсы вакытта товарны сатып алудан баш тарта ала. Ә инде товар тапшырылганнан соң, 7 көн эчендә (сатып алучы товарны кире кайтару шарты белән таныштырылган булса) һәм 3 ай эчендә (сатып алучыга товарны кире кайтару шарты белән таныштырылган булмаса) сатып алучы товарны кире тапшыра ала. Тапшырыласы товарның товар рәвеше тулысынча сакланган булырга тиеш.

-Товар сыйфатсыз яки яраксыз булса...

-Алда әйтелгән Законның 18-24нче маддәләре нигезендә товарның ким­челекләрен төзәтергә, бәясен тө­ше­рергә, башка шундый товарга ал­маштырырга, товар өчен түләнгән ак­чаны кире кайтарырга мөмкин. Он­лайн-кибет счетына акча җибәр­гәнче сатучының ышанычлы булуына инанырга, кибетнең даими сатып алучыларының фикеренә игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә сайтта телефон номеры һәм электрон адресы гына булса, юридик һәм кибетнең урнашу адресы, башка реквизитлары булмаса, сагаерга урын бар. Шулай Интернет-кибетнен «стаж»ы да мөһим роль уйный.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев