Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Йолаларның көче» исемле иҗади марафон

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Йолаларның көче» исемле иҗади марафон үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.

Безнең планетада бик күп халыклар яши, аларның һәрберсе уникаль тарихка һәм мәдәнияткә ия. Балалар төрле халыкларның кызыклы традицияләре, мәдәни кыйммәтләре белән таныштылар. Татар, рус халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, тизәйткечләр сәнгатендә ярыштылар, канатлы сүзләр темасына импровизацияләр ясадылар.

   Мондый чаралар милли үзаң, үз халкының мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксыну уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев