Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ирләре мобилизациягә эләккән хатыннарга ташлама булырмы?

Дәүләт Думасында, өлешчә мобилизациягә эләккәннәрнең хатыннарына ярдәм итү максатыннан, аларның эш сәгатен кыскартырга тәкъдим иткәннәр.

    ЛДПР франциясе әзерләгән закон проектында әйтелүенчә, ким дигәндә бер баласы булган хатыннарның эш вакытын 40 сәгатьтән 35 сәгатькә кадәр кыскартырга кирәк. Шул ук вакытта хезмәт хакы тулысынча сакланачак. Бу хактагы документ алдагы атнада түбәнге палатага тапшырылачак, дигән проект авторларының берсе, депутат Сергей Леонов.

    “Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балаларга бүген күбрәк игътибар кирәк. Әмма, эш графигы тыгыз булу сәбәпле, әниләре яки башка туганнары аларга күбрәк игътибар бирә алмый. Ә бит бүген балаларга психологик яктан да ярдәм итәргә кирәк”, – ди парламентарий.

     Закон проекты хуплау тапса, Хезмәт кодексының 128нче һәм 320нче маддәләренә үзгәрешләр кертеләчәк.

    Профсоюзлар әлеге башлангычны хуплаган, ләкин хезмәт хакы сәгатенә карап түләнгән хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен да исәпкә алырга чакырган. Шулай ук урта һәм кече бизнеска авырлык килергә мөмкин дип кисәткәннәр. Чөнки өлешчә мобилизация башлангач, кадрлар китү сәбәпле, аларга бүген болай да җиңел түгел, диләр.

    Әйткәндәй, Хезмәт министрлыгы да мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына ташлама бирү турында тәкъдимнәр әзерләгән иде. Дәүләт Думасы аларны сентябрь аенда раслады. Атап әйткәндә, 14 яшькә кадәр баласы булган әниләрне өстәмә эшкә җәлеп итү, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләтү яки командировкаларга җибәрү тыела. Моннан тыш, кыскартулар булса, аларның эш урыннарын саклау өстенлекле булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев