Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кар чанасы хәвеф китермәсен

Көзнең соңгы аена да кердек. Алда карлы-буранлы кышлар. Иксез-чиксез елга-күлләр, кырлар үзенең аклыгы белән сәяхәткә чакырып, ымсындырып тора. Кышкы балык тоту, урманга ауга йөрүләр башлана. Кар каплаган кырларда хәзер куәтле техника - "тимер ат"лар тавышы ишетелә. Кар чанасы, шулай ук карлы сазлыкта йөри ала торган мототранспортны сатып алгач, ун көн...

Көзнең соңгы аена да кердек. Алда карлы-буранлы кышлар. Иксез-чиксез елга-күлләр, кырлар үзенең аклыгы белән сәяхәткә чакырып, ымсындырып тора. Кышкы балык тоту, урманга ауга йөрүләр башлана. Кар каплаган кырларда хәзер куәтле техника - "тимер ат"лар тавышы ишетелә.

Кар чанасы, шулай ук карлы сазлыкта йөри ала торган мототранспортны сатып алгач, ун көн эчендә Татарстан Республикасының "Гостехнадзор" идарәсендә исәпкә кую шарт. Исәпкә алынган техникага тиешле дәүләт номеры бирелә, техник карау үткәрелә. Йөртүчесенең таныклыгы тиешле, ягъни "А1" (тракторист-машинист "права"сы) категориясенә туры килүе зарур. Әгәр юк икән, 16 яшьтән соң Саба аграр көллиятендә укып таныклык алырга була.

Бүгенге көндә республикада 3605 кар чанасы, 1241 квадроцикл, районда 30 кар чанасы, 19 квадроцикл исәптә. Теркәлү узмаганнары да бар һәм аларда күбрәк моңа хокукы булмаган яшьләр йөри. Йөртү хокукы таныклыгы булмаган, техник карау үткәрелмәгән кар автомобильләрендә йөрү катгый тыела. "Гостехнадзор"да исәпкә алынмаган техника белән йөрсәң, 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, йөртү хокукы булмаган кешегә техниканы биргән өчен 30 мең сум штраф каралган. Техника белән идарә итү кагыйдәләрен башкача бозган очракта да зур суммада штраф түләргә туры киләчәк.

Кар чанасында йөргәндә уңайлы һәм җылы киенегез. Һәрвакыт саклагыч шлем, күзлекләр киеп йөрү тиеш. Ачкычны кабызгычта калдыру урлашуга һәм балалар фаҗигасенә китерергә мөмкин. Башка куәтле двигательле техникалар кебек үк, кар чанасына да даими рәвештә "Кар чанасына техник хезмәт күрсәтү" бүлегендә күрсәтелгәнчә, техник хез­мәт күрсәтелергә тиеш. Техниканың механизмнарны карау, ремонтлау эшен туктаган, сүндерелгән хәлдә генә башкарырга кирәк. Үз белдеклеләнеп сүтеп-җыю, шулай ук сафтан чыккан механизмнар йөртүченең дә, тирә-юнендәгеләрнең дә тормышына куркыныч тудыруы ихтимал.

2016 елда республикада кар чанасы белән -3, квадроцикл­га бәйле 1 фаҗигале очрак теркәлгән. Минзәлә районы кешесе февральдә 9 метр биеклектәге ярдан Кама елгасына егылып төшеп һәлак булган. "Тимер ат"ыгызны йөртүдә гади генә, әмма кирәкле кагыйдәләрне үтәү сезнең иминлек кенә түгел, кышкы сәяхәтегез шатлыклы хисләр генә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев