Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Картлыкның да үз яме

Юбилейлары уңаеннан өлкән яшьтәгеләргә Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә.

Әлеге мәртәбәле бүләккә 17 октябрьдә Түбән Симет авылында яшәүче Рәзифә Шакирҗанова ия булды. 90 яшен каршылаган тыл ветеранын социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин тәбрикләде. Рәзифә апа тормыш юлында күп сынаулар кичерә. Яшьтән әтисез калып, 14 яшендә дуңгызчылыкта эшли башлый. Сугыш чорында 15 яшьлек кыз фермада сыерлар сава, бозаулар карый. 1966 елда Түбән Симет авылы егете Дәүләтҗан белән гаилә корып, 50 ел пар канатлар булып яшиләр. Күпләргә үрнәк гомер юлы үтеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Рәзифә апа хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куеп, хөрмәт казанып, лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә алар кызлары ярдәменә таянып, төп нигезләрендә гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев