Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Күңел аздан да була

"Әздән дә күңел була, әздән дә хәтер кала",- дигән әйтемне олыгая барганда бик яхшы тоясың.

Яшь барган саен күңел күбрәк игътибар өмет итә, җанга җылылык эзли. Хөкүмәтебез кайгырткач, моны һәрвакыт сизеп, тоеп яшибез. Өлкәннәр көнендә Саба мәдәният йортына бәйрәмгә чакыру алгач та бик шатландык. Күп еллар очрашмаган райондашлар белән күрештек. Яшь чакларны сагынып искә алдык. Бик матур концерт карадык һәм үзебезнең Шәмәрдән өлкәннәренең "Тулган ай" ансамблен сәхнәдә күргәч, икеләтә шатландык. Оештыру сәләтенә ия, башлаган эшен җиренә җиткереп башкаручы, таләпчән ансамбль җитәкчесе Минҗиһан Галиева белән горурланмый мөмкин түгел. Өлкәннәргә алмашка үсеп килүче яшь буынны сәхнәдә күрү дә бик сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев