Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кем белә, шул гел алда

Татарстанда Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән кече һәм урта эшмәкәрләргә булышу йөзеннән май аеннан яңа пилот проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Саклык банкы һәм Google компаниясе Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә оештырган "Бизнес класс" программасында безнең районнан да 100дән артык кеше теркәлергә өлгерде. Алар - урта һәм кече бизнес вәкилләре, үзләрен...

Татарстанда Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән кече һәм урта эшмәкәрләргә булышу йөзеннән май аеннан яңа пилот проекты тормышка ашырыла башлаган иде. Саклык банкы һәм Google компаниясе Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә оештырган "Бизнес класс" программасында безнең районнан да 100дән артык кеше теркәлергә өлгерде.

Алар - урта һәм кече бизнес вәкилләре, үзләрен эшмәкәрлектә сынап карарга теләк белдергән гражданнарыбыз һәм Саба аграр көллиятенең югары курс студентлары. Соңгы елларда эшмәкәрләр өчен программалар күп, тик монысы башкаларыннан берникадәр аерыла. Беренчедән, бу программа буенча уку бушлай. Икенчедән, әллә кая барып йөрергә кирәкми - өеңдә компьютерың бар икән, эштән соң да укый аласың.

-Безнең районнан www.business-class.pro сайтында теркәлүчеләр интернет аша видео-дәресләр карап, үзләренең белемнәрен ныгыталар. Һәр дәрестән соң үтелгән материал буенча тест сораулары да каралган. Әлеге программаны спикерлар - Россиянең танылган икътисадчылары алып бара, теркәлүчеләр бизнеска турыдан-туры кагылышлы булган һәм башка алдынгы шәхесләр ярдәмендә үзләренең белемнәрен ныгыта. Гомумән алганда, бизнес булдыру, тотрык­лы эшне тәэмин итү һәм үсеш юнәлешләрен барлап, җитди эш алып бару ысулларын гади кеше аңларлык итеп интернет дәресләр бирелә. Шуңа күрә киләчәкне исәпкә алып, үсешкә курс тоткан эшмәкәрләребез бу программаны бик кирәкле һәм җитди саныйлар. Әлеге программа 16 ноябрьдә үз эшен төгәлләргә тиеш иде". Әмма Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән әлеге программа эшен дәвам итәчәк. Теләк белдергән барлык эшмәкәрләребез һәм гражданнарыбыз бизнес-класс модульләрен үтеп, үзләренең компетентлыгын арттырырга яхшы мөмкинлек алачак. Мин районның әлегә курслар үтмәгән эшмәкәрләрен, бу эшкә керешеп килүчеләрне әлеге түләүсез уникаль проектта катнашырга чакырам,- ди Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов әлеге проект турында.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев