Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләсе елның мул уңышы өчен быел көздән ниләр эшләп калырга? Районыбызның тәҗрибәле бакчачыларыннан сораштыру

Табигатьтә алтын көз. Бак­чаларда көзге уңышлар җый­нап алынды. Әмма бакча мәшәкатьләре һаман да дәвам итә. Киләсе елның мул уңышы өчен быел көздән ниләр эшләп калу мәслихәт? Тәҗрибәле бакчачылардан шул хакта белештек. Илсөяр Кәбирова, Шәмәрдән: Язын башланган бакча мәшә­катьләре көз көне дә дәвам итә. Октябрь ае - бакчачылар өчен шулай ук...

Табигатьтә алтын көз. Бак­чаларда көзге уңышлар җый­нап алынды. Әмма бакча мәшәкатьләре һаман да дәвам итә. Киләсе елның мул уңышы өчен быел көздән ниләр эшләп калу мәслихәт? Тәҗрибәле бакчачылардан шул хакта белештек.
Илсөяр Кәбирова, Шәмәрдән:
Язын башланган бакча мәшә­катьләре көз көне дә дәвам итә. Октябрь ае - бакчачылар өчен шулай ук җаваплы чор. Киләсе елның уңышына нигез менә нәкъ быелдан салына. Җиләк-җимеш агачларын карт, корыган, авыру ботаклардан арындырырга, төпләренә тирес, черемә һәм башка ашламалар кертергә кирәк. Корткыч бәҗәкләргә каршы агулау мөһим. Мин тормыш тәҗрибәмнән чыгып, үзем кулланган алымнарга тукталам. Еш кына җиләк-җимеш агачлары кыш көне зыян күрә. Алмагачларның кәүсәсенә по­лиэ­тилен шешәне буйга ярып төптән киертеп куеп, ты­гыз­лап бәйләү дә - тычканнардан һәм куяннардан саклауның бер ышанычлы ысулы. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләрен чыршы ботаклары белән төрү дә корткычлар һөҗүменнән саклый. Шулай ук агач төбенә куелган иссоп, чабрец ботакларының үзен­чәлекле исләре дә зыян салучыларны үзләренә якын китерми. Күпләрнең бакчасында виноград үсә. Әлеге төр җиләк-җимеш тә кышка аерым игътибар сорый. Виноград куагын җиргә җәеп, «Агроспан» дигән материал (яисә һава үткәрә торган башка төрле япма) белән төрергә һәм өстен салам белән капларга кирәк. Болай эшләгәндә татлы җимешне кышкы салкыннар куркытмаячак.
Гаптелмәннаф Әхтәмов, Юлбат:
Һәр ел фасылының үзенә бәйле мәшәкате, үз таләпләре бар. Бакчада ел дәвамында эш бетеп тормый. Көннәр коры вакытта коелган яфракларны җыеп, су тими торган урынга әзерләп куярга кирәк. Алдан хәстәрләнгән яфраклар көннәр туңдырып, әле кар төшкәнче бакча җиләген каплау өчен бик уңай. Ул җиләкләр өстенә 5-7 см. калынлыкта түшәлә. Чөнки нәкъ менә бу чорда көз­дән үк әзер булучы җиләк бөреләре өшеп, зыян күрә. Бу исә киләсе ел уңышының аз булуына китерә. Хә­зер­дән үк каплауның әле файдасы юк. Шулай ук кишерне дә көннәр туң­дыргач кына чәчәргә кирәк. Җир катканчы, түтәлне алдан әзерләп, сызыкларны сызып калдыру мөһим. Түтәлнең өс­тен коры черемә белән капларга кирәк. Болай эшләгәндә, Сабантуйга кишер ашарлык була. Көздән шулай ук алмагачларны черек алмалардан арындырырга, корткычлар сакланмасын өчен җирдәгеләрен дә җыеп түгәргә кирәк. Җиләк-җимеш агачларының да кирәкмәс ботакларын сирәк­ләп, көздән формалаштырып калдырсаң уңайлы. Киселгән урыннарны «Садовый вар» бе­лән сылап куйсаң, салкын тию куркынычы калмый.
Гафур Галиев, Байлар Сабасы:
Бакча эшләрен бик яратам. Бакчабызда 10лап алмагач, чия, слива һәм башка җимеш агачлары үсә. Сарымсак утыртырга 10 октябрьдән 20сенә кадәр иң кулай вакыт, яңа гына түтәл әзерләп кердем. Кар­лыганнарның карт, авыру ботакларыннан арындырып, яшь үсентеләрен генә калдырып бәйләргә вакыт. Бакча эшләрен һәркем үзенең тормыш тәҗ­рибәсеннән чыгып башкара. Кышка һәркайда ныклы әзер­лек бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев