Кырбаш авылында Май чабу бәйрәме үтте [+фоторепортаж]
Борынгы Русьта шәһәрләр дә, авыллар да зур булмаган. Шуңа күрә дә язгы җылы кояш нурлары карау белән, кышны озатып, Май чабуны бергәләп бәйрәм иткәннәр. Кешеләр бу көнне бер-берсенә булган үпкәләрне кичергәннәр. Кырбаш авылында да Май чабу бәйрәмен бик матур билгеләп үттеләр. Кызыклы уеннар, җыр-бию, такмаклар әйтешү - кыскасы, олысы-кечесе барысы...
Борынгы Русьта шәһәрләр дә, авыллар да зур булмаган. Шуңа күрә дә язгы җылы кояш нурлары карау белән, кышны озатып, Май чабуны бергәләп бәйрәм иткәннәр. Кешеләр бу көнне бер-берсенә булган үпкәләрне кичергәннәр.
Кырбаш авылында да Май чабу бәйрәмен бик матур билгеләп үттеләр. Кызыклы уеннар, җыр-бию, такмаклар әйтешү - кыскасы, олысы-кечесе барысы бергә күңел ачтылар.
Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан уртасындагы карачкыны яндырганны халык аеруча түземсезлек белән көтте, чөнки борын-борыннан учакта янган һәрнәрсә көлдән яңага һәм яхшыга әверелә дип исәпләгәннәр. Учак янында әйлән-бәйлән дә күңелле җырлар белән үрелде. Бәйрәмнән һәркем күтәренке кәеф һәм яхшыга ышаныч белән таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев