Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Кышның корсагы зур» (укучыларыбыздан кышка рецептлар)

Көз - муллык чоры. Быел күпләр бәрәңге уңышыннан зарланса да, яшелчәләр, җиләк-җимешләр аеруча уңды. Бакчаларда көзге хә­зи­нәләр, табигать биргән сый-нигъмәтләр өлгерде: ал­малар кызарышып пеште, сливалар балланды. Һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка төрле салатлар, кайнатмалар әзерләү белән мәшгуль. Кыскасы, кышка кем ничек әзерләнә? Уңган хуҗабикәләрдән шул хакта белештек.

Миңниса Фәлахова, Түбән Шытсу мәдәният йорты җитәкчесе:
Аллага шөкер, кышка зур әзерлек белән керәбез. Борынгылар белми генә «Кышның корсагы зур» дип әйтмәгәннәр. Запасларың күп булса кышны уздыру күңелле инде. Җиде төрле җиләк-җимеш: чия, алма, карлыган, җир җиләге, кура җиләге, слива, крыжовниктан кайнатмалар әзерләдем. Помидорның уңышын­нан күп итеп томат суы ясадым. Төрле салатлар, лечолар да әзерләдем. Быел слива да мул булуы белән сөендерде. Әлеге җимештән бик тәмле дә, җайлы да булган аджика ясадым. Сезгә дә тәкъдим итәм. 2кг. сливаны төш­лә­реннән аерып иттарткычтан чыгарам, шуңа 200грамм сарымсак (15-18 баш), 5 данә әче борыч, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм песок, 2 аш кашыгы томат пастасы, 2 аш кашыгы уксус (әзер булырга 5 минут калгач) кушам. Барын бергә 20 минут кайнатам, тик гел болгатып тору кирәк. Рәхим итеп ясап карагыз.
Рәкыя Минкәбирова, Явлаштау авыл җирлеге баш бухгалтеры:
Кыш безне куркыта алмас дип уйлыйм. Чөнки үзебезнең бакчада үскән байлыкларны туплап куйдык. Бәрәңге уңышы да әйбәт булды. Иткә дә кытлык булмас, Алла боерса. Абзарыбызда 4 үгезебез, туңдыргычта чеби-үрдәкләребез күп. Быел яңгырлы булгач, халык гөмбә җыю белән мәшгуль. Мин дә кичә генә волнушка (бездә аны прәннек гөмбә диләр) җыеп, аны түбәндәге рецепт буенча маринадладым. Иң элек гөмбәләрне чистартып юасы. 15әр минут ике кат пешереп түгәсе. Маринад әзерлисе: 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 1аш кашыгы тоз, 5-6 борыч, 3-4 канәфер, 2-3 лавр яфрагы салып 2 минут кайнатасы. Шуның өстенә гөмбәләрне салып 10 минут барын бергә кайнатасы. Ябар алдыннан 1 литрлы банкага 1әр калак аш серкәсе салып стерильләштерелгән банкаларга каплап куясы. Хуҗабикәләргә дә кулланырга киңәш итәм, тәмле дә була, ансат та.
Ләйсән Кәримова, Олы Кибәче урта мәктәбе укытучысы:
Кышка ныклы әзерлек алып барабыз, Аллага шөкер. Җәйне сагынганда сыйланырга ризыкларны җитәрлек әзерләдек. Мин һәр ел саен бер айга 7 банка исәбеннән компот ябам. 84-90лап банка була ул. Быел беренче тапкыр сары слива уңышы алдык. Шулай ук кара миләшне кара җимеш белән бергә иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән бутап, пирог өчен бик тәмле эчлек әзер. Быел алма да бик күп булды. 3 литр белән 12 банка алманы бөтен килеш маринадладым. Алма уңышыннан әзерләнгән 36 җәем как та кыш өчен бик тансык ризык булыр. Шулай ук кышка дару үләннәре хәстәрләүгә зур әһәмият бирәбез. Карлыган яфрагына карлыганның үзен сытып кояшта киптерәбез. Кураны да шулай ук әзерлибез. Кышка менә дигән витамин чыганагы була ул. Бу арада алма желесы ясау белән мәшгульмен. Моның өчен 1 чиләк «Антоновка» алмасының эчен алып 1,5 литр су кушып 2 сәгать пешерәсе. Шул массаны ике кат марляга салып төнгә сөзәргә калдырасы. Килеп чыккан массага 3 кг песок салып 5-10 минут кайнатасы. Бик тәмле һәм үтә күренмәле желега әйләнә. Ризыкларыгыз тәмле һәм шифалы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев