Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле - "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды.
Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан унысын сайлап алды. Аннан соң бәйгенең алдагы этаплары буенча, төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. Конкурсант кызлар жюри әгъзаларының четерекле сорауларына да җавап бирде. Кызларның каушамыйча, аларга тиз арада кызыклы итеп җавап кайтаруы, җор теллелеге бәяләнде.







Мәгълүмат һәм фотолар "Татар-Информ" агентлыгыннан алынды.
Нет комментариев