Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Май бәйрәмнәрендә кая барырга?

1 майда республикада туристлык сезоны ачыла. Май бәйрәмнәренә килергә теләүчеләр дә шактый ди. Кунакханәләр 100 процентка диярлек тулган, дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туристлык комитеты рәисе Сергей Иванов матбугат очрашуында. 9 май бәйрәмнәренә бу саннар 80-85 процентны тәшкил итә.

Быелгы сезонның яңалыгы – Санкт-Петербургтан Казанга ике яклы чартер программасы оештырыла. Программа туризмны үстерү илкүләм проекты нигезендә Ростуризм һәм республиканың Туристлык комитеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Санкт-Петербургтан Казанга килүче туристлар өчен программа бәясе 18 235 сумнан башлана, дип билгеләп үтте спикер. Программа җәй буе дәвам итәр дип көтелә. 

Чартер белән бергә Россия буйлап сәяхәт итү форматы да үзгәргән. Туристларга трансфер, яшәү, кызыклы программа тәкъдим ителә. Берни өчен дә борчылырга кирәкми. Туроператор барысын да үзе хәл итә. Программа кысаларында туристлар Казан кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Раифа монастыре, Болгар, Алабуга, Чистай белән таныша ала. 

Мондый ук ике яклы чартер программасы Мәскәү – Казан – Мәскәү юнәлешендә дә дәвам итәчәк. Әлеге программа узган елның көзендә эшли башлап, быелның гыйнвар аена кадәр гамәлдә булган. Чартер программасының ике этабыннан 1810 кеше файдаланган. 
Теләге булганнар су юлы буйлап та сәяхәт итә ала. Казан – Алабуга – Чистай – Болгар – Казан маршруты республика районнарын колачласа, Казан – Самара – Тәтеш – Казан маршрутында Самара шәһәре белән дә таныша аласыз.   
Идел буе төбәкләре буйлап поездларда да хәрәкәт итәргә була. “Идел буенда күңелле яллар” программасы кысаларында күрше төбәкләр һәм шәһәрләргә сәяхәт кылырга мөмкин. Программа үз эченә Самара, Түбән Новгород, Киров, Ижевск шәһәрләрен ала. Программа елдан-ел яңа маршрутлар белән байый, дип ассызыклады Сергей Иванов. 

Быелгы сезонда да “Ял көннәрендә 1001 рәхәтлек” программасы эшләячәк. Татарстанның Спас, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Мамадыш, Арча, Кама Тамагы, Алабуга, Алексеевск һәм Кукмара районнары туристларны кабул итәргә әзер. Програмам бәясе – бер кешегә 2700 сум. Моңа бер төн кунакханәдә куну, ике тапкыр төшке аш, бер иртәнге аш һәм ике экскурсия кергән. Районнарга атнаның теләсә кайсы көнендә барырга була. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев