Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Милләтпәрвәрләр

Татар телен саклау, киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан милләт җанлы райондашларыбызның бу­луы горурлык. Мисалга, Байлар Сабасында яшәүче Лилия Вафина гаиләсе тегеп, чиккән калфаклар, милли бизәкле мендәр тышлыклары район, республика халкын гына түгел, чит илдәге милләттәшләребезгә дә барып җитә. Иң мөһиме, аларның кул эшләре аша яшьләребездә милли бизәкләргә мәхәббәт уяна.

- Мин татарлыгым белән кечкенәдән горурланып үстем, милләтебез өчен ни дә булса эшлисебез килде. Милли бизәкле эшләнмәләребез белән кызыксынучылар булганда, эшләве дә күңелле. Күргәзмәләрдә, "Ак калфак" җыеннарында еш катнашабыз, - ди Лилия.
Быелгы район Сабантуенда калфак кигән апайлар янәшәсендә яшь киленнәрнең, кызларның күренүе дә сокландырды. Югары Шытсу авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын-кызлар клубына йөрүчеләрнең ос­таз­лары Сәрия ханым Мөхетдинова оныкларына, киленнәренә дә калфаклар чигеп кидергән. Татар телен чит илләрдәге милләттәшләребезгә та­ра­­тучы тагын бер райондашыбыз бар әле. Күп китаплар авторы Гөлсинә Галимуллинаның китапларын чит илләрдә дә яратып укыйлар. Үзләре булдыра алганча милләтебезне яшәтергә, татарның матур үрнәкләрен килер буыннарга тапшырырга омтылган бу кешеләрне күреп ничек сөенмисең.
Акрынлап булса да кызларыбыз көндәлек тормышта да милли киемнәр кия башлады. Милли җанлы егет-кызларыбыз үсеп килә. Шулай да башкарылган эшләр белән беррәттән, җаныбызга, рухыбызга миллилекне ныклап сең­дерәсе бар әле. Быел башкалабызда үткән Печән базары, татар яшьләре көн­нәрендә катнашырга ту­ры килде. Янәшәмдәге кал­фак киеп чыккан кызлар­га карап кайбер рус милләтендәгеләр дә соклануын белдерде. "Кайдан алдыгыз бу бизәкне", - дип килеп тә сорый хәтта башка милләттәгеләр. Ә бездә искелек белән бәйләп кө­леп караучы яшьләрне дә очратырга мөмкин. Эленеп кенә торган топиктан шәрә тәне күренеп торган кызларга ияләнгән шул без. Озын күлмәк, калфак кигән кызлардан сәерлек эзлибез... Ә андыйлар күбрәк бул­сын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев