Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Мин укытучы буларак, күбрәк тәрбияви, мәктәп тормышы турында язмалар булуын телим"

Зәнфирә Нуруллина,Тимершык авылы:

Шәхсән мин үзем 2016 елдан бик канәгатьмен. Муллык елы булды, яшелчә-җиләк-җимеш, игеннәр уңды. Икенче оныгым укырга керде. Быел Саба урта мәктәбен тәмамлаганга 40 ел тулу уңаеннан сыйныфташлар очрашуы тәэсирләре йөрәккә уелып калды. Мин үзем һәр нәрсәдән матурлык күрергә тырышам. Дөньяга күз салсаң - әйләнә-тирә ничек матур! Матурлык булганда явызлыкка урын калмый. Пенсияләребезне, хезмәт хакларын вакытында бирәләр. Районыбызда радио сөйләп, телевидение күрсәтеп тора. Турыдан-туры эфир булдырылды-- монысы халык өчен бигрәк тә уңай. Газетаның да бер сүзен дә калдырмыйча укып барам. Мәгълүмат бик күп, район күләмендәге һәр чара яктыртыла. Мин укытучы буларак, күбрәк тәрбияви, мәктәп тормышы турында язмалар булуын телим. Шулай ук гыйбрәтле хәлләр хакындагы язмаларга киләсе елда күбрәк урын бирелүен сорар идем. Укытучы булып эшләү дәверендә Зөфәр Шәйхетдиновның «Ана сүзе» дип аталган шигъри җыентыгын өстәл китабы урынына кулландым. Ул ана кадере, аны олылау, хатын-кызга хөрмәт, гомумән, тормыш кыйммәтләре хакында бик тәрбияви басма. Гомумән, Зөфәр Шәйхетдиновның һәр шигырендә тирән мәгънә ята. Мин районыбыз тормышында зур эз калдырган әлеге бөек затның исемен туган авылы Килдебәк китапханәсенә бирү тәкъдимен җиткерер итәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев