Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Минтимер Шәймиев Югары Симет авылында яшәүче Рушания Шамиловага чәчәкләрне тезләнеп бүләк итте [видеорепортаж]

Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә булды. Биредә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Очрашуга 750 кунак чакырылган. Алар арасында республиканың күренекле хатын-кызлары - барлык шәһәр һәм район вәкилләре, конкурсның зона туры җиңүчеләре, шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары да бар.

Минтимер Шәймиев республика конкурсының "Хатын-кыз - ана" номинациясендә җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Җиңүче булып, Яр Чаллыдан күпбалалы Светлана Мулланурова һәм Саба районы Югары Симет авылында гомер итүче Рушания Шамилова, танылды. Минтимер Шәймиев Югары Симет авылында яшәүче Рушания Шамиловага чәчәкләрне тезләнеп бүләк итте. Әлеге мизгелләрне сез видеодан күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев