“Мәк” операциясе бара
Татарстан Республикасында 13 июньнән "Мәк-2017" оператив-профилактик операциясе башланды.
Максаты - законсыз рәвештә наркотик культуралар үскән урыннарны ачыклау һәм юк итү, наркотиклар әзерләүчеләрнең кыргый әфьюнлы үләннәр үскән урыннарга үтеп керүенә киртә кую, наркотик матдәләр йөртүчеләрне, сатучыларны фаш итү һәм җаваплылыкка тарту. Кайберәүләр чәчәге матур дип, мәкне бакчасында үстерә, бу исә катгый тыела. Андыйлар административ җаваплылыкка тартылачак. Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белүчеләрнең, мәк-киндер үскән урыннарга юлыгучыларның бу хакта 02, 2-32-02, 2-33-42 телефоннары аша яки Saby.tatarstan.ru сайтының "Правоохранительные органы" бүлегенә кереп, хокук саклау органнарына хәбәр итүләре сорала. Наркотик матдәле культураларны законсыз үстерүче гражданнар 1500-4000, юридик затлар 100 меңнән алып 300 мең сумга кадәр күләмдә штрафка тартылалар. Операция 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев