Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Музейга экскурсия

Инвалидлар декадасы- мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә кабаттан искәртү. Һәрберебез мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала.

 Билгеле булганча, инвалидларның бер проблемасы- аралашу җитмәү. 6 декабрь көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен туган якны өйрәнү музеенда агач кашыклар язу буенча мастер-класс үткәрелде. Музей хезмәткәрләре Саба районының сувенирлары турында сөйләделәр, катнашучылар кызыксыну белән бизәкләрне карый алдылар, агач эшләнмәләрне язу ысуллары турында белделәр. Һәр катнашучы эшкә җаваплы карады, һәм мөмкин кадәр матур итеп башкарырга тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев