Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Президент белән очраштылар [+фоторепортаж]

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелгән тантаналы чарада районыбыздан 8 сугыш һәм тыл ветераны - Биктимер Ибраһимов (Шәмәрдән), Газимә Йомаголова (Тимершык), Гөлбикә Фәрхуллина, Флера Бикбаева, Камил Якупов (өчесе дә Иске Икшермәдән), Габделхәй Арсланов (Лесхоз), Әнвәр Гафиятуллин, Флера Сөнгатова (Саба) катнашты.

"Казанга бару күңелләргә хуш килде. Президент белән кара-каршы диярлек туры килдек. Безне хөрмәтләгәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт",- диде бәйрәмдә хатыны Флера апа белән катнашкан Камил абый Якупов. "Без күпне күрдек. Унөч яшьтән эшлисе дип белдек, заманы шундый иде, әтиләребез сугыштан кайтмады. 1943 елда һәлак булган, үлеме хәбәрен, Татарстан белән бутап, Төркмәнстанга җибәргәннәр. Әле 2 ел элек кенә эзләтеп таптык. Әтине 1953 елда Смоленскида туганнар каберлегенә күчергәннәр",- дип Гөлбикә апа да тормышын сөйләргә өлгерде. Үз гомерләрендә күргәннәрен һәрберсенекен китап итеп язарлык ветераннарга кадер-хөрмәт гадәти көннәрдә дә дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев