Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Район балалар китапханәсендә мәдәният дәресләре дәвам итте [+фоторепортаж]

9 сентябрь көнне Район балалар китапханәсендә мәдәният дәресләре дәвам итте. Әлеге чарада гимназиянең 1сыйныф укучылары катнашты.

Укучыларны китапханәче Гарипова А.М. «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты белән таныштырды. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән таныша алалар, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә язарга тиеш булалар. Көндәлек пөхтә итеп алып барылса, һәр бала үз әти - әнисе белән конкурста катнаша ала.

Китаханәче Хафизова А.Ф. укучыларга "Саба районының мәдәни үзәкләре" презентациясе белән таныштырды.

Бу көнне килгән 1 нче сыйныф укучылары балалар китапханәнең китап укучы булып язылды һәм "Укучының мәдәни көндәлегендә" беренче тамгаларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев