17 июньнән 2 июльгә кадәр Казанда футбол буенча Конфедерация кубогы уза. Әлеге чарада Саба полиция хезмәткәрләренә дә тәртип сагында тору бурычы йөкләнә.
Шул уңайдан район эчке эшләр бүлегенең 14 хезмәткәре кичә Казанга китте. Алар командировкада бер ай булачак.
Нет комментариев