Район китапханәләрендә якташыбыз Әбрар Кәримуллинның туган көне уңаеннан чаралар уза
29 май - академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, күренекле китап белгече, библиограф Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин тууына 92 ел.
Шул уңайдан район китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мөхәммәтшина Эльмира Васил кызы академикка багышланган "Галиҗәнәп китап илчесе" исемле әдәби сәгать уздырды. "Сөембикә" клубы әгъзаларын китап галименең тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге һәм китаплары белән таныштырды.
Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе "Академик якташыбыз" дигән күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга "Абрар Каримуллин" буклеты, галим эшчәнлегенә багышланган гәҗит һәм журнал мәкаләләре җыелган папка, шулай ук галимнең китапханәдә булган китаплары тәкъдим ителде.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә "Китап белән гомер юлына" - информацион сәгать үткәрелде. 2а һәм 2б сыйныфы укучыларын (укытучылары Нурмухаметова Р.Ф һәм Галимуллина Р.Г.) китапханә мөдире Н.Гатиятова филология фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар ага Кәримуллинның эшчәнлеге белән таныштырды, аның хезмәтләренең әһәмиятен аңлатты. Соңыннан "Без укыган китаплар"дигән темага викторина үткәрелде. Габделбаров Ислам, Филиппов Фатих, Алимов Илшат викторинаның җиңүчеләре булдылар.
Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә татар халкының тарихын өйрәнгән, татар язуын үстергән.татар милләтенең чын потриоты булган галим Абрар Каримуллинның туган көне уңаеннан "Китапка багышланган гомер"-дип исемләнгән презентация күрсәтелде.
Олы Нырты авыл китапханәсендә "Син җәүһәрем - туган ягымның" тематик полка оештырылды, презентация күрсәтелде. Балалар белән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Ч.Чурчи авыл клубы директоры белән берлектә Әбрар ага Кәримуллиның туган авылында Ч.Чурчигә барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев