Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районның яшь белгечләре сынатмады

Узган атна ахырында үткәрелгән "Һөнәре буенча иң яхшысы" республика конкурсына авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләрдән 256 заявка кабул ителгән.

Бәйгедә безнең районнан агросәнәгать комплексында хезмәт куючы 11 яшь белгеч катнашты. "Иң яхшы терлекче-бозау караучы" номинациясендә "Курсабаш" җәмгыятеннән Айназ Шәйнурова 2нче урынны алды. Конкурста катнашкан тагын бер яшь белгеч мактау пьедесталына күтәрелде: "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә "Игенче" җәмгыятеннән Марс Вәлиевка 3нче урын бирелде.

Конкурс призеры Айназ Шәйнурова үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. "Мин катнашкан номинациядә бәйге беренче тапкыр гына үткәрелде. Беренче этапта 35 сорауга тест тәртибендә җавап бирдек. Көннең икенче яртысында практик шөгыль үттек. Мин бозаулар тәрбияләү буенча әзерләнгән идем, әмма тулаем терлекчелек өлкәсенә кагылышлы билетларга җавап бирергә туры килде. Шулай да сынатмадым",- диде номинант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев