Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Россиядә хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы – 77 яшь, ир-атларныкы 66,6 яшь

Россиядә эшләүче халыкның күпчелегенең сәламәтлегенә куркыныч яный, дип белдерде РФ сәламәтлек саклау министры В.Скворцова.

"Эшли торган гражданнарның 80 проценты йә эчә, яки тәмәке тарта, яисә дөрес тукланмый, дөрес тормыш рәвеше алып бармый. Шуңа күрә хәзер хөкүмәттә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга этәргеч бирә торган юллар эзләү белән шөгыльләнә башладылар", - диде ул. Моннан алдарак министр, соңгы мәгълүматлар буенча, русиялеләрнең уртача гомер озынлыгы ярты елга артты дип тә белдергән иде. "Бүген Россиядә халыкның уртача гомер озынлыгы 72 яшькә җитте. Хатын-кызларныкы - 77 яшь, ир-атларныкы 66,6 яшь", - дип ачыклык кертте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев