Саба районы Сабан туенда кунакларны өр-яңа күңел ачу программасы көтә
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы Сабан туенда кунакларны өр-яңа күңел ачу программасы көтә

1 июль көнне Саба районының Миңгәр авылында үзенчәлекле Сабантуй узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, халык бәйрәменең үзенчәлеге аның масштабларына һәм күңел ачу программаларының заманча-иҗадилыгына бәйле. Тамашачылар инде күркәм гадәткә әверелгән автомобиль ярышларын карап хозурланачак, суда каршылыкларны буйсындыру, пычракта йөгерү ярышында катнаша алачак. Шулай ук берничә концерт мәйданчыгы эшләячәк.

Мәскәүдән килгән каскадер-мотоциклчылар командасы Сабантуй өчен милли рухтагы махсус программа әзерли.http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/27/141403/


Нет комментариев