Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районы юлларында җәяүлеләр белән бәйле профилактик чаралар алып барыла

Республикада юлларда узучы "Җәяүле сукмагы" профилактик чарасы тәмамланды.

Әмма бу әле юлларга игътибар кими дигән сүз түгел. ЮХИДИнең район бүлекчәсе пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин әйтүенчә, юлларда җәяүлеләр белән бәйле профилактик чаралар даими рәвештә алып барыла. Билгеле инде, иң беренче чиратта, балалар иминлегенә зур игътибар бирелә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу-булмавы да ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарында һәм әлеге мәсьәләдә мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар дәвам итә. "Җәяүле сукмагы" чарасы барышында 27 балигъ булмаган укучыга "Стоп! Твоя жизнь в опасности!" карточкасы тутырылып, мәктәпләргә җибәрелгән. Барысы 33 кеше административ җаваплылыкка тартылган - аларның 2се җәяүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүче, тагын 31е - җәяүлеләрнең үзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев