Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында кызлар икегә күбрәк туган

ЗАГСтан алынган мәгълүматларга караганда, 2016 елның 9 аенда районда 148 кыз, 146 ир бала тууы теркәлгән.

Шулай итеп, районда барысы 294 сабый дөньяга килгән һәм бу былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 4кә булса да күбрәк. Балаларның иң күп тууы июль аена (51) туры килә. Агымдагы елның 9 аенда 294 кешенең үлеме теркәлеп, табигый үсеш күрсәткече нульгә тигез булган. Вафат булганнарның 133е - ир-атлар, 161е хатын-кызлар. Икътиисадый кризис гаилә коручылар санын да киметкән. Былтыр 9 айда 154 никах теркәлгән булса, быел 128 генә. Шул ук вакытта 44 гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев