Саба районыннан 3 укытучы иң яхшы укытучылар исемлегенә кергән
Шушы көннәрдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар рейтингы төзелде.
Нәтиҗәдә 1-26нчы урыннарны алучылар - Россия Федерациясенең, 27-65нче урындагылар Татарстан Республикасының иң яхшы мөгаллимнәре дип табылды. Безнең районнан Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары исемлегенә Саба сәләтле балалар мәктәбе-интернатында технология фәненнән белем бирүче Резедә Вәлиева һәм Шәмәрдән лицееннан Гөлсирә Мулласалихова (татар теле һәм әдәбияты) керде. Лицейның җәмгыять белеме укытучысы Ләйсән Емельянова Татарстан Республикасының иң яхшы укытучылары исемлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев