САБА ЮКӘ ҺӘМ МИЛӘШКӘ КҮМЕЛӘ
Районыбызда территорияләрне яшелләндерү эше дәвам итә. Юл кырыйларында, урамнарда яшь үсентеләрдән бер-бер артлы яңа буразналар барлыкка килә, алдагы елларда утыртылган рәтләр яңартыла. Район үзәгендә бу эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәтчәннәре башлады. Коллектив Пушкин урамына 170 төп миләш һәм юкә агачы утыртты. Агачларны турыга гына төз үссенгә, авып китмәсенгә баулар...
Районыбызда территорияләрне яшелләндерү эше дәвам итә. Юл кырыйларында, урамнарда яшь үсентеләрдән бер-бер артлы яңа буразналар барлыкка килә, алдагы елларда утыртылган рәтләр яңартыла. Район үзәгендә бу эшне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе хезмәтчәннәре башлады. Коллектив Пушкин урамына 170 төп миләш һәм юкә агачы утыртты. Агачларны турыга гына төз үссенгә, авып китмәсенгә баулар белән тарттырып, су сибеп бардылар. Предприятие директоры урынбасары Раил Йосыпов әйтүенчә, Пушкин урамында яшәүчеләр үзләренең йортлары каршында агачлар аллеясе барлыкка килүенә уңай карый. Киләчәктә яңа барлыкка килгән урамга тротуар салу да планлаштырыла.
Гомумән, Саба әкренләп яшел зонага әвереләчәк. Моны 29 апрельдә үткәрелгән республикакүләм урман утырту көне дә раслады. Районыбызда да тирә-юнебезне яшелләндерү акциясенә бердәм кушылдылар. Бер үк вакытта яшь буында табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максаты да күздә тотылды. Са-ба гимназиясе коллективы көче белән район хастаханәсе каршындагы мәйданда 192 төп миләш агачы утыртылды. Акциядә катнашкан агач утырту осталары - Саба урман хуҗалыгы хезмәткәрләре укучыларга әлеге эшнең нечкәлекләрен үз үрнәкләрендә күрсәттеләр. Тиздән Сабаның Шамил Усманов һәм Вәлиуллин урамы кисешкән тау итәге миләшле мәйданга әйләнәчәк. Биредә Саба сәләтле балалар мәктәбе коллективы, район хакимияте, әти-әниләрнең уртак көче белән 308 төп миләш агачы утыртылды. «Бу күркәм эшкә теләктәшлек белдергән әти-әниләргә зур рәхмәт. Кичтән килеп укучылар белән бергә агач утыртырга махсус чокырларын казып киттеләр. Кичәге укучыларыбыз да килеп кушылды. Күмәк көч тау күчерә, дип юкка гына әйтмиләр», - ди мәктәп директоры Ләйсән Билалова.
«Бүгенге республикакүләм агач утырту көнендә район хакимияте, гимназия, сәләтле балалар мәктәбе, ветераннар советы, торак милекчеләре ширкәте, Саба шәһәр җирлеге коллективлары көче белән барлыгы 600 төп миләш агачы утыртылды. Сабабызны яшелләндерү дәвам итә, тирә-юнебезнең күркәмлеге үзебезнең кулда», - ди Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов.
(Фотолар saby-rt.ru сайтында.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев