Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабабаш төп мәктәбе укытучысы Лилия Хәбибуллина - 1нче урын

"Татарстан почтасы" филиалы "Иң яхшы хат язу дәресе - 2016" Бөтенроссия конкурсының республика этабына йомгак ясады.

Быел 30дан артык укытучыны һәм укучыны финалист иткән әлеге бәйгене "Россия почтасы" Федераль унитар предприятиесе эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру максатында байтактан бирле үткәрә. Конкурста районыбызда яшәүчеләр дә катнаша. Быел, мәсәлән, үзләрен эпистоляр жанрда сынап караучылар арасында Сабабаш төп мәктәбе укытучысы Лилия Хәбибуллина уңышка иреште. Ул "Хат язу дәресләрен үткәрүнең методик эшләнеше" номинациясендә 1нче урынны алды. Җиңүчеләрне "Татарстан почтасы" филиалының махсус бүләкләре көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев