Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада 48 кеше адми­нистратив җаваплылыкка тартылды: барысы 99 мең сум штраф салынды

Татарстан Экология һәм табигый ресурсларны саклау ми­нистрлыгы торак пунктларны чүп-чардан арындыру һәм биләмәләрне тәртипкә ки­терү буенча санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре билгеле булды.

Шулай ук "Иң яхшы муниципаль район" номинациясендә җи­ңү­че­ләр билгеләнде. Са­ба санк­цияләнмәгән чүп тү­гү урыннарын бетерүдә иң яхшы күрсәткечкә (100%) иреш­кән районнар исемлегенә керде. Икеайлык чорында терри­торияләрне паркларны, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китергәндә җыйналган 134466 кубометр чүп-чар тулысы белән полигоннарга чыгарылды. Мо­ңа 46 техника җәлеп ителде, өмәләрдә 12829 кеше катнашты, барысы 5543 данә агач, 447 төп куак утыртылды.

Шул ук вакытта Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе икеайлык барышында торак пунктлар төзеклеге кагыйдәләрен бозуның 68 фактын ачыклап, гражданнарга беркетмә төзелде, 48 кеше адми­нистратив җаваплылыкка тартылды. Барысы 99 мең сум штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев