Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада профсоюз активистлары белән семи­нар-киңәшмә үтте [+фотолар]

4 апрельдә ТР профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация оешма-предприятие, учреждениеләрнең профсоюз активистлары белән семи­нар-киңәшмә үткәрде.

Татарстан Рес­публикасы федерациясе көне кыса­ларында үткәрелгән киңәшмәне кыс­кача кереш сүз белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов ачты. Ул үз чыгышында 90нчы елларда беркадәр сүлпәнлек кичергән профсоюз линияләренең елдан-ел ныгуын, аларның җитәкчелек белән хезмәткәрләр арасында ныклы элемтә булдыручы көч булуын ассызыклады. «Элек көнкүреш өчен утын, печән әзерләү дә профсоюзлар аша хәл ителде. Чөнки башка төр хезмәтләр юк иде. Бүген профсоюзларның эш формасы берникадәр үзгәреш кичерсә дә, нигездә төп вазифалары үзгәрешсез калды. Эш урыннарында хезмәтне сак­лау кагыйдәләренең төгәл үтәлүе элеккечә үк мөһим. Киләчәктә дә профсоюз оешмалары үз эшчәнлекләрен тагын да җәелдерерләр дигән ышанычта калам», - диде район башлыгы. Агросәнәгать комплексы һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе Дания Галимуллина әлеге семинарларның районыбыз профсоюзлары эшчәнлегендә роле зур булуын билгеләп үтте. Марат Гафаров профсоюзның өстен­лекле юнәлешләре хакында сөйләде. Бүлек начальниклары - баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина һәм баш хезмәт хокук инспекторы Гүзәл Мингалиева профсоюзлар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар, законнарга, хезмәтне саклау кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар. И.Андина әйтүенчә, хезмәтне саклау буенча узган елда 1368 тикшерү үткәрелгән. Хезмәтне саклау мәсьә­ләләре буенча инспекциягә 1710 профсоюз әгъзасы мөрәҗәгать ит­кән, шуларның 98 проценты хез­мәт­кәр файдасына хәл ителгән. Предприятиеләрдә төрле хезмәт урын­нарында 156 имгәнү очраклары теркәлгән, 45 кеше һәлак булган. Саба районында хезмәт урыннарында үлүчеләр юк, дүрт кеше төрле имгәнүләр алган. Гүзәл Мингалиева чыгышыннан аңлашылганча, хезмәт кешеләрен хокуклары бо­зылудан яклауга ихтыяҗ арта. Соңгы өч елда хезмәт өлкәсендә төрле хокук бозуларга кагылышлы шикаятьләр 20 процентка арткан. Болар нигездә эштән киткәндә дөрес исәп-хисап ясалмау, ял көннәрендә, эш сәгатеннән тыш булган хезмәткә өстәмә түләүдә төгәлсезлекләр һәм башка мәсьәләләрне үз эченә ала. Мәсәлән, узган ел тикшерүләр вакытында хезмәткәрләрнең төрле хокуклары бозылуның 4800 очрагы күзәтелгән. Баш белгеч әлеге өлкәдә кайнар линия эшләвен (телефон: 236-94-82) һәм борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген ассызыклады. Белгечләр соңыннан районыбызның координацион совет вәкилләре белән аралаштылар, фикерләр алыштылар.

Фәридә Вилданова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев