Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада шәхси эшмәкәрләр кешеләрне хезмәт килешүе төземичә генә эшләткәннәр

Район прокуратурасы хуҗалык итүче субъектларда гамәлдәге законнарының үтәлешенә тикшерү үткәреп, кешеләрне хезмәт киле­шүләре төземичә генә эшкә алу фактларын ачыклады.

Мондый практика Пенсия фондына иминият кертемнәре, физик затлар кеременә салымнар түләүдән качарга теләгән шәхси эшмәкәрләрдә яшәп килә. Әйтик, тикшерү вакытында шәхси эшмәкәрләр И.Исмәгыйлов, Ф.Бикмиев, В.Хәсәнова, А.Исмәгыйлов, А.Мос­тафинның кешеләрне хезмәт килешүе төземичә генә эшләтүләре билгеле булды. Алар барысы да закон таләпләрен бозарга ярамаганлыгы турында кисәтелделәр. Хәзерге вакытта шәхси эшмәкәрләр эшләүчеләр белән төзегән хезмәт килешүләре Саба муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне ле­галь­ләштерү ведомствоара комиссиясенә җи­бәрелде.

Прокуратура шулай ук Н.Абдуллинның юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне дәүләт теркәвенә алу таләпләрен үтәмичә, гражданнарның транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтүен (шиналар монтажы) һәм табыш алуын ачыклады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аңа карата административ эш кузгатылып, җәмәгать судьясына җибәрелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев