Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбыздан 4 призер

Зәй шәһәрендә 20-23 көннәрендә инвалидлар арасында узган шахмат-шашка буенча һәм 100 шакмаклы шашкада уздырылган республика чемпионатында 15 районнан (шәһәр) килгән 150 спортчы катнашты.

Районыбыз данын Сабадан Хәмит Вәгыйзов, Азат Әхмәтов, Миңниса Мулләхмәтова, Зилә Галиуллина, Рәшит Кәбиров, Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов, Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов, Дамир Гәрәев, Галинур Фәйзеров, Фәнис Төхбәтуллин, Явлаш­таудан Мулланур Мусин, Искәндәр Фәй­зерахманов, Олы Ныртыдан Хә­лил Кадыйров, Түбән Шытсудан Ленар Хәбибуллин, Иске Ик­шермәдән Зөфәр Мөхәммәтшин як­лады. Приз­лы нәтиҗәләргә килгән Хәмит Вәгыйзов халыкара шашкада - 1нче, рус шашкасында - 2нче, Азат Әхмәтов 2нче һәм 3нче, Илгизәр Хәйретдинов - 3нче, Мулланур Мусин шахматта 3нче урыннарны алдылар. Иң яшь катнашучы Зилә Галиуллина шашка спортында 6нчы булды.

Азат Әхмәтов,

инвалидлар оешмасының спорт бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев