Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Сабагаз” идарәсе чаңгычылары – җиңүчеләр һәм призерлар (фотолар)

Бүген 24 февральдә Лесхоз бистәсенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Командалар көчле, гаилә белән катнашучылар да бар иде. Әйтик, "Ильвина" супермаркеты хуҗалары Римма һәм Илнур Мөбарәкҗановлар ярышта катнашып кына калмадылар, җиңүче һәм призер да булдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов җитәкчеләр үзләре башлап йөргәндә,...

Бүген 24 февральдә Лесхоз бистәсенә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Командалар көчле, гаилә белән катнашучылар да бар иде. Әйтик, "Ильвина" супермаркеты хуҗалары Римма һәм Илнур Мөбарәкҗановлар ярышта катнашып кына калмадылар, җиңүче һәм призер да булдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов җитәкчеләр үзләре башлап йөргәндә, ярышлар һәрчак массакүләм булачагын ассызыклады. Барысы 80гә якын җитәкче чаңгыга басты, 40 яшькә кадәргеләре 18 иде. Алар арасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Илле яшькә кадәргеләр арасында Альберт Гарипов, 60 яшькә кадәргеләр арасында аграр көллият директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов, 60тан узганнар арасында Сабабаш урманчылыгы лесничие Нәгыйм Газизов җиңүче булды. Хатын-кыз житэкчелэр арасында Римма Мөбарәкҗанова һәм росреестр бүлеге җитәкчесе Рәмзинә Зыятдинова 1нче урыннарны алдылар. Хатын-кызлар узышында Шәмәрдәннән 20 яшьлек Язилә Галләметдинова 3 километрны 5 минут 17 секундта үтеп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Командашы Гүзәлия Фәтхерахманова ("Сабагаз") аннан 24 секундка калышты. Китапханәче Илсөяр Шакирҗанова - 3нче урында. Ир-егетләр арасында Данил Ганиев барысын да узды, Рамил Хуҗин -2нче, Дамир Шакиржанов 3нче булдылар. Картлар-инвалидлар йортында Гөлнур Ким ярышта аягына ремень белән эләктерелгән агач чаңгы белән катнашып, судьяларның игътибар үзәгенә булды. Махсус призга да тәкъдим итмәкчеләр иде әле үзен. Командалар арасында кайсы оешма жиңүче диярсез. Билгеле инде - "Сабагаз" идарәсе чаңгычылары. Финанс-бюджет палатасы командасы -2нче, аграр көллият 3нче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев