Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабалылар көнкүреш техникасының, кәрәзле телефоннарның, аяк киеменең, азык-төлек товарларының сыйфаты начар булуыннан зарлана

Республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге тарафыннан агымдагы елның Саба районы буенча кулланучылардан кергән 78 мөрәҗәгать каралган.

Шуның 15е - язмача, 63е телдән алынган. Районыбыз кулланучылары файдасына 77 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән. Бүлек Саба районы буенча 13 кулланучыга дәгъва гаризалары рәсмиләштергән. Кулланучылардан алынган мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге товарның, аерым алганда көнкүреш техникасының, кәрәзле телефоннарның, аяк киеменең, азык-төлек товарларының сыйфаты начар булуга кагылышлы. Ризасызлык тудыра торган хезмәт күрсәтү кулланучыларның үз хокукларын белеп бетермәүләреннән дә килеп чыга. Шул максаттан кулланучылар өчен 61, ягъни узган ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк чара үткәрелде. Чаралар үз хокукларыңны яклау, низагны законлы нигездә хәл итү юлларын эзләү, тормышта килеп туган конкрет хәлләрдә үзеңне дөрес итеп тоту, бер-береңә карата толерантлы мөнәсәбәт булдыру, кулланучылар хокукларын яклау ысулларына өйрәтүне үз эченә алды.

Хокуклары бозылу очракларында яки судка дәгъва гаризасы язарга ярдәм кирәк булганда кулланучылар үзләре дә Арча территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә алалар. Сораулар белән (84366) 3-28-93 телефонына шалтыратырга була.

Азат Хәлилов,

инспекциянең Арча территориаль органы

контроль-инспекция бүлеге консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев