Сабалылар, начар хәбәр...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар. Республика районнарында яңгыр, яшен, урыны белән боз яву ихтималы да бар. Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә һава торышының бозылу ихтималы бар.
Республика районнарында яңгыр, яшен, урыны белән боз яву ихтималы да бар.
Иртәгә, 20 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшеп көтелми. Көньяк-кнбатыштан талгын җил исә. Һаваның температурасы төнге сәгатьләрдә - +7..+12, көндез +20..+25 градус җылы булачак. Казанда да яңгырлар көтелми: төнлә - +9..+11, көндез +22..+24 градус җылы.
21 майда көндез инде яңгырлар, яшен көтелә һәм урыны белән боз яву ихтималы да бар. Көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен үзгәртә һәм төньяк-көнбатыштан исә башлап, кыска вакытка шактый көчәя - тизлеге секундына 15-20 метрга җитә. Һава температурасы төнлә - +10..+15, көндез +16..+21,урыны белән +24 градуска кадәр җылы булачак.
22 майда яшенле яңгырлар, көчле җил кабатлана. Һава температурасы сизелерлек түбән төшә: төнлә - +3..+8, көндез +9..+14 градус кына җылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев